Күргәзмә конкурс

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Быелгы көз шундый җылы, озак, коры булгангамы, “Көзге муллык” дип исемләнгән күргәзмә-конкурста катнашучылар бик күп булды.  Табигый материаллардан ясалган рәсемнәр, кул эшләре, паннолар барлык укучыларда зур кызыксыну, соклану уятты. Әти-әниләр, балаларның уртак эшләре куандырырлык та шул. Аларга карагач, туган якның, аның табигатенең муллыгына, байлыгына, матурлыгына гаҗәпләнәсең, шул гүзәллекне күрә алуга сөенәсең. Балаларның да моны күрә белүе, аңлавы шатландыра. Димәк, максатка ирешелгән.
Бәйгедә 27 укучыбызның эше җиңүче исеменә лаек булды. Бүләкләү алдагы  линейкага планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International