“Укучының мәдәни көндәлеге” проекты җиңүчеләре бүләкләнде

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Бүген Үзәк балалар китапханәсендә “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты җиңүчеләре бүләкләнде. Быел «Сарман гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары Әхмадуллин Диас, Хайбрахманов Булат, «Сарман гимназиясе” укучылары Хабибуллина Нурзиля, Набиуллин Булат, «Иң мәдәниятле ата – ана» номинациясендә Андриянова Эльвира Ивановна җиңүче булдылар. Казаннан кайткан дипломнар белән бүләкләрне аларга Сарман үзәкләштерелгән китапханәләр директоры Гайфуллина Роза Юныс кызы тапшырды.

Сарман үзәк балалар китапханәсе китап укырга яраткан, «Укучының мәдәни көндәлеге» проектында катнашкан балаларга һәм аларга ярдәм иткән ата – аналарга рәхмәт җиткерә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International