21 октябрь көнне “Сарман” кинотеатрында район китапханәчеләренең чираттагы семинар-киңәшмәсе үтте.
Семинарны Сарман “Үзәкләштерелгән китапханә” директоры Роза Юныс кызы ачып җибәрде. Агымдагы елда юбилейларын билгеләп үтүче китапханәчеләргә Сарман район Советының Почет грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Үзәк китапханәнең 95 еллык юбилее уңаеннан нәшер ителгән “Тарих битләрен ачканда” китабы һәм китапханә белән тыгыз элемтәдә эшләүче оешмаларның рәхмәт хатлары, грамоталары белән үзәктә эшләүче һәр китапханәче бүләкләнде.
Соңыннан, Роза Юныс кызы үзенең чыгышында эш нәтиҗәләренә анализ ясады. Методик-библиография бүлеге мөдире Нариманова А.А. ,балалар эше буенча директор урынбасары Гыйләҗева Р.Х.,к итап туплау һәм эшкәртү бүлеге мөдире Шәехова Э.Х. еллык план-отчетларны төзү буенча киңәшләрен бирделәр.