Сәламәтлек –зур байлык. Балалар һәм яшүсмерләр дә, укытучылар һәм әти-әниләр дә шушы байлыкка ирешү, аны саклау, үстерү, ныгыту алымнарын, ысулларын яхшы белергә, көндәлек тормышта шуларны гамәлгә ашыра барырга тиеш. Шуннан чыгып, сәламәтлек темасына бик күп конкурслар, бәйгеләр оештырыла. Шуларның берсе “Сәламәтлек- яшәү стиле” исемле Бөтенроссия конкурсы.
Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да бу конкурста актив катнаштылар. 7 класс укучысы Таҗиева Регина, 8 класс укучысы Гыйләҗев Ринат, 9 класс укучысы Галимҗанова Рәзилә. 9 нчы сыйныф укучысы Галимҗанова Рәзилә бу конкурсның муниципаль этабында призлы урын алды. Аны чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз!