Кәүҗияк авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында катнашучы ветераннар: Газизов Зиннур һәм Шәйхлисламов Мөҗәһиткә бушлай кәрәзле элемтә урнаштырылган беренче телефоннар тапшырылды.
«Телефон — фронтовикларга» Бөтенроссия акциясе Совет халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүенең 75 еллыгына багышланган, әмма эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, җайланмаларны тарату кичектерелгән иде.
Барлык санитар чараларны үтәп, ветераннарга телефоннар тапшырылды.