Музей яңалыклары

2020 елның 23 октябре, җомга

2020нче  елда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итә. Патриотик тәрбия бирү максатыннан, музейда  Сарман гимназиясенең 4 нче сыйныф укучылары өчен "Геройлар эзеннән" дип исемләнгән интерактив чара үтте. Укучылар солдат киемнәре, сугыш кирәк-яраклары, кораллары белән таныштылар. Чараның практик өлешендә солдат булып киенеп карау, биштәр тутыру, беренче ярдәм күрсәтү, сәдәф тагу, аяк чолгавы урау, хат язу кебек эшләр башкарылды, коллектив эш формасы актив  кулланылды.

Өч разведчиклар төркеме “дошман тылы”нда махсус биремнәр үтәп, чын солдат тормышында кайнадылар. Укучылар яу кырында яралы иптәшен коткарырга, дошман тылыннан мәгълүматлар алып кайтырга өйрәнделәр.  Өченче төркем чолганышта калган отрядның хәрби әләмен алып кайтты.

Әлеге чарада  укучылар  бик актив катнашып, хәрби темага белемнәрен баеттылар, үзләре өчен күп яңа мәгълүмат алдылар, биремнәрне  үтәп, тәҗрибә тупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International