Бүген Сарманда Авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе узды.
Ярминкәдә агрофирмалар, фермерлар, шәхси хуҗалыклар, авыл җирлекләре, мәктәпләр һәм балалар бакчаларының үзләре җитештергән продукциясе тәкъдим ителде. Ярминкәдә катнашучылар алдында район мәдәният йорты үзешчәннәре концерт программасы белән чыгыш ясады.
Ярминкәне район башлыгы Фәрит Хөснуллин карап чыкты, ул һәр палатканың ассортиментын карады, бәяләр белән танышты.