Көзге бал! Бу мәктәп бәйрәме күпме күңелле хатирәләр уята... Мәктәп укучылары өчен "Көз Патшабикәсендә кунакта" (башлангыч сыйныфлар өчен), "Бал Патшасы һәм Патшабикәсе" (5-8 сыйныфлар өчен) театральләштерелгән тамашалар оештырылды. Ә 9-11 сыйныф укучылары өчен күңелле уеннар белән мәктәп дискотекасы оештырылды. Бәйрәмне оештыручыларга һәм чараны күңел бәйрәменә әйләндергән балаларга рәхмәт!