9 нчы а сыйныфының татар төркемендә укучылар бистә китапханәсендәге әдәби чарага чакыру алдылар. Матур бәйрәмдә “Җәлил чаткылары” әдәби берләшмәсе шагыйрәләре, китапханәчеләр катнашты. Шигърияткә багышланган чара барышында истәлек-хатирәләр яңгырады, тирән эчтәлекле шигырьләр укылды. Чара әдәби викторина белән тәмамланды, укучылар өйләренә бүләк–истәлек китаплар белән таралыштылар. Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәйдуллина Л.К. берләшмә әгъзалары белән булган тыгыз эшчәнлек турында сөйләде, рәхмәтен белдерде.