2020 нче елның 2 нче ноябрендә Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Дуслык» көзге сәламәтләндерү лагере үз эшен башлап җибәрде. Лагерьга 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге 15 укучы йөри. Лагерьның максаты-укучыларның көзге каникул вакытында сәламәтлеген ныгыту һәм ялларын оештыру өчен уңай шартлар тудыру; иҗади активлыгын, сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен үстерү. Беренче көнне мәктәп яны лагере ачылуга багышланган «Танышыгыз – ул без!" чарасы үткәрелде. Шулай ук Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Алтын боҗра буенча» уен-сәяхәте оештырылды. Тәмле төшке аштан соң, спорт эстафетасы үткәрелд.