Укучыларның көзге каникуллары вакытында “Күңелле каникуллар” акциясе кысаларында төрле чаралар үткәрү күздә тотыла. Шул уңайдан музей хезмәткәрләре, патриотик тәрбия бирү максатыннан, Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар өчен "Геройлар эзеннән" дип исемләнгән интерактив чара үткәрде. Укучылар солдат киемнәре, сугыш кирәк-яраклары, кораллары белән таныштылар. Шулай ук солдат киемнәрен киенеп карадылар, биштәр тутырдылар, аяк чолгавы урап карадылар.
Өч разведчиклар төркеме “дошман тылы”нда махсус биремнәр үтәп кайттылар. Укучылар яу кырында яралы иптәшен коткарырга, дошман тылыннан мәгълүматлар алып кайтырга өйрәнделәр. Өченче төркем чолганышта калган отрядның хәрби әләмен алып кайтты.