“Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр өчен музей хезмәткәрләре, сәяси репрессия корбаннарын искә алу максатыннан, әңгәмә үткәрделәр. Үз халкына каршы сәяси репрессияләр илебез тарихына фаҗигале сәхифә булып кереп калды. Ял итүчеләр Татарстанда һәм Сарман районында сәяси репрессияләрнең барышы, фаҗигале нәтиҗәләре белән таныштылар.