2020 елның 19-30 октябрендә Россиядә «Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит» Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясенең II этабы узды. Әлеге акциянең максаты-наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә җәмәгатьчелекне җәлеп итү, наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалау һәм реабилитацияләү мәсьәләләрендә квалификацияле ярдәм күрсәтү, шулай ук әлеге өлкәдәге тәкъдимнәрне гомумиләштерү. Акция кысаларында Җәлил икенче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Форпост» отряды активистлары Попова Юлия һәм Сөләйманова Лиана сыйныф сәгатьләре үткәрделәр.