Район башлыгы Ф.М. Хөснуллинның Халыклар бердәмлеге көне белән котлавы

2020 елның 4 ноябре, чәршәмбе

Барлык райондашларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!

Бу истәлекле дата илебез һәм республикабызтарихында зур урын алып тора.

Бердәмлектә көч, ди халык. Бердәм булып, бер-беребезгә авыр чакта ярдәм кулы сузсак, төрле дин, милләт вәкилләренең яшәешенә, гореф-гадәтләренә ихтирам белән карый белсәк, шул чагында без – көчле һәм хөрмәткә лаек халык.

Районыбыз халкы үзенең хезмәт сөючәнлеге, һөнәри осталыгы һәм тырышлыгы белән күпмилләтле Татарстанның, Россиянең үсешенә лаеклы өлеш кертә. Кайсы гына өлкәне алсак та, райондашларыбызның яхшы эшләре, матур хезмәт нәтиҗәләре бихисап. 

Хөрмәтле райондашлар! Сезгә республикабызны, районыбызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.

Хезмәт уңышлары, гаилә тигезлеге, бәхет-шатлыклар телим.Сау-сәламәт булыйк, дөньялар тыныч, күңелләр күтәренке булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International