Көзге каникуллар вакытында 2.11.2020-07.11.2020 укучыларның ялын, тәэмин итү һәм балаларның травмалануын профилактикалау максатыннан, Җәлил гимназиясендә балалар өчен “Салават күпере” мәктәп яны лагере оештырылды. Лагерьның беренче көне үзенчәлекле - "Лагерь ачылу көне" һәм көзге каникуллар башлануга багышланды. Шуңа күрә беренче көн бик күңелле булды. Бу көн "Исәнмесез, каникуллар!» лозунгы астында узды. Һәр отряд девизлар, сөйләмнәр, отряд җырларын өйрәнделәр. Билгеләнгән вакытка отрядлар очрашу мәйданынна (актлар залы) җыелып сменаның тантаналы ачылышы узды. Лагерь сменасының тантаналы ачылышы чын-чынлап тылсым белән тәмамланды-балаларга “Теләкләр капкасы” аша узып үзләренең теләкләрен әйттеләр.