4 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Безнең йорт-Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала — концерты узды.
Фестивальнең гала-концертында безнең районны «Умырзая» бию коллективы һәм вокалчы Рамилә Хөсәенова - И.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучылары тәкъдим итте. Безнең район бу фестивальдә ел саен 7 ел дәвамында катнаша. Ә 5 ел рәттән фестивальнең зона туры Сарман районында узды.
Без район башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улына һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызына иҗади коллективлар һәм аерым башкаручылар турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерәбез.