4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Укучыларны бәйрәмнең тарихы белән таныштыру, илебезнең киләчәк тарихы өчен 1612 нче ел вакыйгаларының мөһимлеген ассызыклау, ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Юлтимер авыл китапханәсендә мәгълүмат сәгате үткәрелде.