Музей яңалыклары

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

“Күңелле каникуллар” акциясе кысаларында, укучыларның көзге каникуллары вакытында төрле чаралар үткәрү дәвам итә. Музей хезмәткәрләре ТАССР төзелүгә 100, Бөек Җиңүнең 75, Сарман районы оешуга 90 еллыгы уңаеннан, Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар өчен "Геройлар эзеннән" дип исемләнгән квест-уен үткәрделәр.

Укучылар сугыш кирәк-яраклары, кораллары белән таныштылар, солдат киемнәре киеп, аяк чолгавы урап, солдат биштәре тутырып карадылар.  Разведчиклар төркеме берничә тапкыр “дошман тылы”нда махсус биремнәр үтәп кайтты. Чара барышында укучылар яу кырыннан яралы иптәшләрен коткарырга, дошман тылыннан мәгълүматлар алып, чолганышта калган отрядның хәрби әләмен табып кайтырга өйрәнделәр. Укучылар  бик актив булулары белән аерылып тордылар, хәрби темага белемнәрен баеттылар, үзләре өчен күп яңа мәгълүматлар алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International