Сарман үзәк китапханәсендә этнографик диктант яздылар

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

5 ноябрь көнне Сарман үзәк китапханәсе районыбызның «Зур этнографик диктант» узган үзәк мәйданына әверелде. Бу акция халыкның этнографик грамоталылыгын, Россия халыклары турындагы белемнәрен бәяләү максатыннан үткәрелде. Чарада 42 кеше катнашты. Акциядә катнашучылар тест биремнәрендә сорауларның кызыклы булуын билгеләп үттеләр. Диктант нәтиҗәләре илебездә яшәүче халыкларның тарихын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен ни дәрәҗәдә яхшы белүебезне күрсәтәчәк.

Үзенең белемнәрен тикшерергә теләгән һәркем әле өлгерә ала. Диктанты онлайн форматта 2020 нче елның 8 ноябренә кадәр miretno.ru. сайтына кереп язарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International