Барлык райондашларны Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
Татарстан Конституциясе – күпмилләтле халкыбыз сайлап алган сәяси юлны билгеләгән төп канун.Республикабыз Конституциясе кешенең төп хокукларын һәм ирекләрен беркетте, һәр гражданга үзенең сәләтләрен тормышка ашыру, дәүләт һәм җәмгыять эшләре белән идарә итүдә катнашу өчен реаль мөмкинлекләр бирде. Дәүләтчелекне ныгытуда, татар теленең һәм мәдәниятенең тергезелүендә Конституциянең роле бәяләп бетергесез.
Без барыбыз да республиканы һәм районны тотрыклы үсүче, яшәү өчен уңайлы, киләчәк икътисади үсеш өчен перспективалы төбәк итеп күрергә телибез. Райондашлар илебез муллыгы өчен намуслы һәм фидакарь хезмәт куялар, иҗат итәләр, ил һәм республика өчен уртак мәнфәгатьләр белән яшиләр.
Хөрмәтле райондашлар! Сезгә республикабызны, районыбызны үстерүгә, ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.Бүгенге бәйрәм белән котлап, эшегездә һәм тормышыгызда уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә бәхет телим.