Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында оешкан, «Кояшкай» мәктәп яны сәламәтләндерү көндезге ял лагерендә, Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган чара узды.
Укучыларга Конституциянең кайчан кабул ителүе, аның төп маддәләре турында сөйләделәр, шулай ук Татарстан Республикасы Хакимиятенең заманча структурасы турында әнгәмә оештырдылар.