2020 елның 12 ноябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен социаль-тернәкләндерү бүлеге культорганизаторы Хөсәенова Р.Р. һәм психолог Файзуллина Р.Ш. катнашында Бөтендөнья яхшылык көненә багышланган уртак чара үткәрелде. Игелек көнен бәйрәм итүнең тарихи тамырлары 1998 елга барып тоташа. 13 ноябрьдә Токиода беренче конференция үткәрелә. Бөтендөнья игелек көне бәйрәменең максаты – дөньяны тагын да матуррак һәм бәхетле итү. Символы – ачык күңел. Бу көнне кешеләр якыннарына гына түгел, таныш булмаган кешеләргә дә игелеклелек билгесе итеп чәчәкләр бүләк итә алалар. Үзәк белгечләре бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар, әңгәмә үткәрделәр. Катнашучылар яхшылык турында шигырьләр, мәкальләр, җырлар искә төшерделәр. Чара ахырында «Мин изгелек ясыйм» дип исемләнгән рәсем конкурсы узды. Изге гамәлләр кылу авыр түгел. Тынычлык һәм яхшылык барлык халыкларны берләштерә алыр дип ышанабыз, бу принципларга кеше тугач та нигез салына. Яхшылыкны, игелеклелекне саклагыз, аны тирә-ягыгызда булдырыгыз.