Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» үзәгендә Эмоциональ януны профилактикалау буенча тренинг

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» үзәгендәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өчен Эмоциональ януны профилактикалау буенча тренинг дәресе узды. Аны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Харисова Кәмәрия  үткәрде.

Тренинг эмоциональ януны профилактикалау аша белгечләр эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән иде.

Эш башында катнашучылар белән стресс дәрәҗәсенең һәм стресска каршы торучанлыкка сәләтнең экспресс-диагностикасы үткәрелде, шулай ук аның нәтиҗәләре буенча киңәшләр бирелде.

Дәреснең төп өлеше «эмоциональ яну синдромы» мини-лекциясеннән торды, аның барышында белгечләр «эмоциональ яну» төшенчәсе, аның барлыкка килүе симптомнары, формалашу этаплары турында мәгълүмат алдылар. Аннары катнашучыларга эмоциональ яну синдромын профилактикалауның мөмкин булган чаралары, эш вакытында да, гадәти тормышта да кулланырга мөмкин булган алымнар тәкъдим ителде. Белгечләр сулыш алу, мускулларның тонусы, хәрәкәт белән идарә итү, шулай ук уйланган образлар һәм сүзләр тәэсиренә бәйле профилактика алымнарын практикада үзләштерә алдылар.

Тренингтан соң катнашучылар үз фикерләре  белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International