Иске Кәшер мәдәният йортының "Фантазеры" балалар студиясе Мингазова Илфирә Заһит кызы җитәкчелегендә "Сөйкемле Шүрәле" XI Бөтенроссия иҗади эшләр конкурсында катнашты. Балалар студиясендә катнашучылар Габдулла Тукайның "Бала белән күбәләк" әсәре буенча коллектив эш тәкъдим иттеләр һәм табигый тиредән композиция өчен катнашучы дипломын алдылар.
Илфирә Заһитовнаны һәм «Фантазеры» балалар студиясендә катнашучыларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!