Бүген Бикмәт авылында яшәүче тыл ветераны Шәехов МАНСУР ШӘЙХЗАМАН улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлева котлады. Ул Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов котлауларга кушылдылар, исәнлек-саулык, якыннарының хөрмәтен теләделәр.