Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары!
Сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм.
Яңа елны без һәрвакыт шатлык белән каршы алабыз, матур теләкләр телибез, үткәннәргә нәтиҗәләр ясыйбыз һәм киләчәккә планнар корабыз.
Узып баручы ел тормышның күп якларына яңача карарга мәҗбүр итте. Әмма якынлашып килүче Яңа ел – уңышлы үзгәрешләр елы булыр, һәр йортка бәхет алып килер дип ышанабыз.
2020нче ел истәлекле вакыйгаларга бай булды. ТАССР оешуга – 100, Бөек Җиңүгә – 75, районыбызга 90 ел тулды. Республикабыз Президентын һәм районыбызның җирле депутатларын сайладык.
Республика программалары, милли проектларда актив катнаштык. Торак төзү, имин тормыш итү өчен мөһим булган социаль объектларны, күпкатлы йортларны һәм ишегалларын реконструкцияләү, юллар төзү, чиста су, торак-коммуналь хуҗалыгы сорауларын чишү, районыбызны яшелләндерү – боларның барысын да агымдагы елда дәвам иттек.
Елдагыча нефтьчеләребез,авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тырышхезмәт куйдылар. Быел районыбыз кырларыннан 192 мең тоннага якын икмәк җыеп алынды. Шикәр чөгендеренең тулай җыемы 386 мең тонна тәшкил итте. Терлекчеләребезнеңэш күрсәткечләре дә югары.
Бүгенге вәзгыятькә карамастан, фермер һәм шәхси хуҗалыклар, кече бизнес вәкилләре хезмәтләрен дәвам итәләр.
Елдагыча спорт, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният өлкәсендә уңышларыбыз бар. Районыбызның медицина хезмәткәрләре, волонтерлар зур тырышлык күрсәтәләр.Медицина хезмәткәрләре турында безнең чор геройлары дияр идем. Аларга аерым рәхмәт сүзләрем.
Ел буе намуслы хезмәт куйган, тормышның барлык өлкәләрен – икътисад, сәнәгать, торак-коммуналь хуҗалык, кече бизнес эшчәнлеге һәм башка өлкәләрне үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән һәркемгә рәхмәтемне юллыйм.
Барлык район халкы исеменнәнПрезидентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миннихановка, Дәүләт Советына, Министрлар Кабинетына, «Татнефть», «Агрокөч» җәмгыяте җитәкчелегенә районыбызның социаль-экономик үсешен тәэмин итүдә күрсәткән зур ярдәмнәре өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.
Хөрмәтле райондашлар!
Бөтен авырлыкларны үтеп баручы ел үзе белән тарихка алып китсен. Киләчәк 2021 ел районыбыз, туган республикабыз һәм илебез, барлык кешелек дөньясы өчен тынычлык, тотрыклылык, иминлек елы булсын иде. Яңа ел бәйрәмнәре өйләрегезгә сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге алып килсен.