Яңа ел бизәлешен карау һәм бәяләү буенча күчмә чаралар кысаларында конкурс комиссиясе безнең районда булды

2021 елның 4 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәүгә республика конкурсы бара. Авыл җирлекләре арасында бәйге ике этапта алты номинация буенча үткәрелә. Беренче этап муниципаль район дәрәҗәсендә үткәрелә. Икенче этапта комиссия тиешле 5 зона төркемнәре буенча җирлекләр арасында конкурста җиңүчеләрне билгели. 

Бүген Яңа ел бизәлешен карау һәм бәяләү буенча күчмә чаралар кысаларында конкурс комиссиясе Сарман районында булды. Республика комиссиясен район Башлыгы Фәрит Хөснуллин каршы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International