Гаилә кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан Җәлил беренче мәктәбе "Күңелле кар бабай"республика акциясенә кушылды. Балалар әти-әниләре белән бергә кар бабайларын ясадылар. Бу барлык гаилә әгъзаларын уртак иҗади эшчәнлеккә җәлеп итәргә һәм вакытны бөтен гаилә белән күңелле үткәрергә мөмкинлек бирде.