Кышкы каникуллар вакытында «Нескучные каникулы» акциясе кысаларында ел саен музей экспозицияләре буенча экскурсияләр үткәрелә. Яңа ел уенчыклары күргәзмәсе балаларда аеруча кызыксыну уятты. Күргәзмә коллекциясенең нигезен 1914-1915 елларда ясалган берничә уенчык һәм открытка тәшкил итә. Коллекция елдан-ел тулылана бара.