Сарман районында Адыгея Республикасының атказанган артисты, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, этник һәм эстрада җырлары авторы һәм башкаручысы Адам Ачмиз белән очрашу узды. Кунакны тәкъдим итеп, Халыкара журналистлар федерациясе әгъзасы, "Республика Татарстан" газетасының махсус хәбәрчесе һәм "Алтын мәйдан" проектына нигез салучы Гамира Гаделшина әлеге очрашуның район иҗат коллективларының проект чараларында актив катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булуын ассызыклады. Һәм бу очрашу-үз тамырларына битараф булмаган, үз халкының гореф-гадәтләрен саклаучы һәм үстерүче кешеләргә үзенә күрә бер бүләк. Чөнки үзенең беренче белеме буенча Адыгея Республикасының атказанган артисты-тарихчы-этнограф һәм аның күп кенә музыкаль әсәрләре нәкъ менә адәм Ачмизның этнографик тикшеренүләренә нигезләнгән.
Сарман балалар сәнгать мәктәбендә оештырылган Адәм Ачмиз белән музыкаль-әдәби очрашу автор башкаруындагы җыр композицияләрен генә түгел, сәхнә сәнгате, актерлык осталыгы буенча мастер-класс элементларын да үз эченә алды.
Очрашуда катнашучылар Адам Шәмсетдин улына яңа иҗади уңышлар, ә "Алтын мәйдан" проектына регионнарыбызның хезмәттәшлеге өчен алга таба үсеш теләделәр.