Музей яңалыклары

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Районыбыз журналистларын, нәшрият хезмәткәрләрен, актив хәбәрчеләрне Россия матбугат көне белән котлыйбыз. Илһам чишмәләрегез тынмасын, даими иҗади эзләнү, башлангычларны һәм яңа проектларны уңышлы гамәлгә ашыруыгызны телибез. Районда гәҗит XX йөз башында нәшер ителә башлый. Аның беренче саны 1931 елның май аенда сарманлыларга ки­леп ирешә. Гәҗиткә «Комбайн» исеме бирелә. (Редакторы - Нәфыйков Әхәт Хөсәен улы). Яңалиф белән басылган газета кулдан-кулга йөри. Ул заманда бу бик тә истәлекле вакыйга була.

Редакциянең үз бинасы булмый. Ул МТСта, контораның бер бүлмәсенә урна-ша. «Комбайн» газетасы беренче бишьеллыкның (1929-1932) рухи җимеше була, әлбәттә. Икенче бишьеллык (1933-1937) исә район газетасына яңа исем бүләк итеп калдыра. Ул «Кыр стахановчысы» дип атала башлый.

«Кыр стахановчысы» исеме 1953 елның 5 ноябреннән кыр стахановчыларының девизы булган «Югары уңыш өчен» исеме белән алыштырыла.

1963 елның 5 апрелендә «Ленинчы» исеме астында районда янәдән газета дөнья күрә.

1993 нче елдан “Сарман” исеме белән чыга башлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International