«Минем Татарстан» бәйгесе

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

«Викимедиа РУ» коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе теләктәшлеге белән «Минем Татарстан» бәйгесен игълан итте. Бәйгенең төп максаты – Татарстан географиясе, мәдәнияте, тарихы һәм башка бар чынбарлыклары турында яңа мәкаләләр булдыру.

Бәйгедә катнашу өчен кулланучылар https://tt.wikipedia.org сайтында хисап язмасы төзергә һәм шунда 4 квалификацион мәкалә урнаштырырга тиеш. Тулырак мәгълүмат Татарча Википедиянең «Хәзерге вакыйгалар» бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International