Олимпиадаларның район этабы җиңүчеләре

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Безнең укучыларыбыз Бөтенрәсәй мәктәп фән олимпиадаларына бик теләп катнашалар. Бу юкка гына түгел! Район башлыгы Ф. М. Хөснуллинның грамоталары, акчалата бүләкләре, шулай ук вузларга укырга кергәндә ташламалар булу да , югары уку йортлары профессорларында һәм танылган шәхесләрдә белем алу да укучыларны җәлеп итә. Ә "Татнефть" ГАҖ каршындагы "Сәләтле балалар" хәйрия фонды ярдәме белән конкурс һәм олимпиада җиңүчеләре республика, Бөтенрәсәй һәм халыкара дәрәҗәдәге конкурсларда үзләренең белемнәрен сынап карый алалар. Шунысы куанычлы, олимпиадаларда җиңүләр укучыларны һәм аларның ата-аналарын тагын да канатландырып җибәрә, алга таба әзерләнергә ышаныч һәм этәргеч бирә.Без район олимпиадаларында җиңүчеләребез һәм призерларыбыз белән горурланабыз, ә район данын республикада яклаучыларга яңа җиңүләр һәм уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International