14 гыйнварда ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры урынбасары В.Г. Шәйхразыев рәислегендә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елын әзерләү һәм үткәрү буенча киңәшмә узды. Видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмә эшендә 2021 елда туган телләр һәм Халык бердәмлеге елын әзерләү һәм үткәрү буенча район оештыру комитеты әгъзалары катнашты.
Киңәшмә барышында министрлыклар, ведомстволар һәм муниципалитетлар алдына туган телләр һәм Халык бердәмлеге елын үткәрү буенча кабул ителгән чараларны тормышка ашыру буенча бурычлар куелды.