Ел укытучысы - 2021

2021 елның 17 гыйнвары, якшәмбе

14нче һәм 15нче гыйнварда Сарманда "Ел укытучысы - 2021" конкурсының муниципаль этабы узды . Җәлил гимназиясеннән физкультура укытучысы Рәхимов Ринат Фәдит улы катнашты. Конкурсның беренче көнендә ул дәрес фрагментын күрсәтте. Финалда катнашучылар «Мастер – класс» конкурсында үзләренең педагогик осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм чарасының иң матур тәмамлануы-конкурста катнашучыларны бүләкләү булды. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Ринат Фәдит улы конкурсның «Ел укытучысы» номинациясендә җиңүче булды. Хезмәттәшебезне чын күңелдән конкурста җиңүе белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International