Бүген, 18 гыйнвар көнне, "Җәлил поселогы" муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Рәфикъ Әзһәм улы коллектив исеменнән Җәлил поселогы башкарма комитеты хезмәткәре Гильфанова Рәзинә Мөҗәһит кызын туган көне белән котлады, юбилярга истәлекле бүләк тапшырды, сәламәтлек теләде һәм Җәлил поселогы Башкарма комитетында озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
Рәзинә Мөҗәһит кызы, үз чиратында, коллегаларына җылы сүзләре һәм котлаулары өчен рәхмәт белдерде.