Музей яңалыклары

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

2021 елның 15 гыйнварында Актаныш авылында «Көнчыгыш Кама аръягы тарихи-мәдәни мирасы һәм хәзерге заман» төбәкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Форум Актаныш районы төзелүнең 90 һәм Актанышка нигез салынуның 310 еллыгына багышланган иде. Конференцияне Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы администрациясе, ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырды. Әлеге конференциядә музей хезмәткәрләре онлайн форматта катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International