Безнең Сарман муниципаль районы сайтында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының эшләү механизмы, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу фактларын раслаганда, гражданнарны 1 меңнән 3 мең сумга кадәр матди кызыксындыру турында даими рәвештә мәгълүмат басылып тора.
Моның өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә кирәк. «Халык контроле» бүлегенә керергә һәм Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактын раслаган очракта, закон бозу турында хәбәрнамә бирергә кирәк.