«Түгәрәк уен» XII Бөтенроссия татар фольклоры фестивале лауреатлары

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

2020 елда «Түгәрәк уен» XII Бөтенроссия татар фольклоры фестивале читтән торып, катнашучыларның номерларын видеоязмалар буенча үткәрелде. Декабрь аенда "Татфолк" рәсми ютуб-каналында турыдан-туры трансляция узды, анда конкурс лауреатлары игълан ителде. Безнең районнан Александровка, Иске Кәшер авыл, Каташ Каран, Чураш, Мортыштамак авыл, Иске Минзәләбаш һәм Зур Нөркәй авыл мәдәният йортларының иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылары видеоязмалары җибәрелде. Барысы да Лауреат дипломнары белән бүләкләнде.

Чын күңелдән иҗат коллективларына һәм башкаручыларга иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International