Музей яңалыклары

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Музейга эшлекле сәфәр кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты мәдәният һәм халыклар телләрен үстерү идарәсе башлыгы Низамова Ләйсән Гаптелхан кызы килде. Ләйсән ханым музей экспозициясе белән, якташыбыз Адлер Тимергалинга багышланган “Оялырлык хезмәтем юк” дип аталган күргәзмә белән танышты. Сарман гимназиясе укучылары катнашында узган “Каурый өмәсе” исемле интерактив чара карады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International