"Җәлил шәһәр тибындагы поселогы" муниципаль берәмлегендә йомгаклау җыелышы.

2021 елның 5 феврале, җомга

Бүген, 5 февральдә, "Җәлил шәһәр тибындагы поселогы" муниципаль берәмлегендә йомгаклау җыелышы булып узды.

Чарада Сарман муниципаль районы башлыгы  –  Ф.М.Хөснуллин, «Шәһәр тибындагы Җәлил поселогы” башлыгы – Р.Ә.Кәримов, Сарман муниципаль районы прокуроры- Т.А. Федоровская, Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге начальнигы – О.М.Камалюков,«Татнефть» ГАҖнең Сарман районы буенча социаль программаларны алып бару үзәге җитәкчесе урынбасары – Х.М.Салихов, “Җәлилнефть” нефть-газ чыгару идарәсе җитәкчесе – М.Ш. Каюмов, Җәлил шәһәр тибындагы поселогы Советы депутатлары, район һәм поселокның оешма, учреждениеләре, предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмә башланыр алдыннан анда катнашучылар һәм поселокта яшәүчеләр Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына һәм герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуына багышланган бюджет учреждениеләренең күргәзмәләре белән таныштылар.

Докладлар белән «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Р.Ә.Кәримов, Җәлил поселогы хастаханәсенең баш табибы Т.Х. Әхмәдуллин, Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча күзәтчелек һәм профилактик эш буенча районара бүлеге өлкән тикшерүчесе  Р. Н. Быренков чыгыш ясадылар.

Шулай ук агымдагы елда башкарылган эшләр һәм өстенлекле эш юнәлешләре турында Сарман муниципаль районы башлыгы Ф. М. Хөснуллин чыгыш ясады.

Җыелыш ахырында Сарман муниципаль районы Советының Мактау грамоталары, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы һәм "Җәлил шәһәр тибындагы поселогы" муниципаль берәмлеге башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International