5 февраль көнне “2021 ел- Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1 класс укучысы өчен “Әлифба бәйрәме” үткәрелде. Әлеге чарада 1-5 класс укучылары һәм әти-әниләр катнашты. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, игътибарлылыкка уеннар уйнадылар. Укытучы 1 класс укучысын бәйрәм белән котлады, тырыш, тәртипле булырга, китапны, туган телебезне яратырга чакырды. Бәйрәм презентация карау белән тәмамланды. Катнашучылар барысы да канәгать калдылар.