Актив яшәү рәвешен яратучылар.

2021 елның 6 феврале, шимбә

Спорт һәм гражданлык-патриотик эш айлыгы кысаларында Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе һәм Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары   Җәлил бистәсенең боз спорт сараена юл тоттылар. Аларның кайберләре беренче тапкыр тимераякка бастылар, әмма, шуңа да карамастан, сеанс ахырына ук барысы да диярлек бозда ышанычлы шуды. Күңелле булды, вакыт сизелмичә дә үтеп китте.  Тимераякта шуудан балалар бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Барыгызны да буш вакытларын файдалы итеп үткәрергә, сәламәтлекләрен ныгытырга һәм сәламәт яшәү рәвешенә тартылырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International