"Өлкәннәргә ярдәм ит" акциясе

2021 елның 7 феврале, якшәмбе

Советлар Союзы Герое А.А.Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе яшь армиячеләре ветеран-укытучы  Садриева Флёра Авзалетдин кызының ишегалдын кардан чистартырга ярдәм иттеләр. Афәрин, егетләр!

 Балалар көрәкләр белән коралланып, ишегалдында җыелган карны җыештырдылар, юлларны йортка, сарайга һәм базга  кадәр чистарттылар. Ветеран чын күңелдән балаларга күрсәтелгән ярдәм, игътибар һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәт белдерде.

Балаларның ярдәме өлкән яшьтәге гражданнарның кәефен яхшырта, иртәгәсе көнгә ышаныч тудыра, күп рухи көч бирә. Буыннарның үзара хезмәттәшлеге яшьләрдә мәрхәмәтлек һәм өлкән буынга карата рухи игътибар тәрбияләүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International