Акциянең төп максаты-җимлекләр ясау, аларны балалар бакчасы территориясендә урнаштыру, балалар белән саф һавада йөрү вакытында кошларны ашату. Балаларыбызның әти-әниләре җимлекләр ясау буенча җитди һәм кирәкле эшкә җаваплы карадылар. Җимлекләр агачтан, табигый материалдан ясалган. Аларның күбесе үзенчәлекле осталык һәм иҗат чагылышы белән башкарылган һәм аерым игътибарга лаек.