Кичә “Илһам чишмәсе” III район балалар җыр бәйгесенә старт бирелде.
Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәшһүр җырчы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, “Алтын Аполлон” иясе Илһам Шакировның иҗатын тирәнтен өйрәнү, аны пропагандалау, балаларда халык иҗатына карата мәхәббәт тәрбияләү, талантлы яшьләрне барлау, үстерү максатыннан үткәрелә.
Җыр бәйгесенең Саклаубаш зонасында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова бәйгедә катнашучы балаларны сәламләп, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы белән тәбрикләде, аның әһәмиятен билгеләп үтте, балаларга уңышлар теләде.
Саклаубаш зонасында үткәрелгән сайлап алу турында якын-тирә авыллардан килгән балалар җырга осталыкларын күрсәттеләр, бәйге шартлары буенча бер татар халык һәм Илһам Шакиров репертуарыннан бер җыр башкардылар. Аларның чыгышларын мәртәбәле жюри бәяләде. Иң осталар бәйгенең финал турында катнашачак. Аларга чын күңелдән уңышлар телибез!