Нөркәй мәдәният йортында “Илhам чишмәсе” район ачык балалар иҗат бәйгесе узды

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

2019 нчы елдан башлап күренекле җырчы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасы Габдулла Тукай  исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, якташыбыз Илhам  Гыйльметдин улы Шакиров иҗатын  мәңгеләштерү һәм тирәнтен өйрәнү  максатыннан “Илhам чишмәсе” район ачык балалар иҗат бәйгесе уздыру гамәлгә кертелде.  Балалар арасында талантларны ачыклау һәм аларны сәхнәгә чыгаруга юнәлтелгән  бу проект үз юнәлешен алды. Быел  ул  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелә. 8 февраль көнне Саклаубаш авылы мәдәният йортында бу бәйгене ачуга старт бирелде. 09 нчы февраль конне бәйге Нөркәй мәдәният йортында узды. Сөлек, Шәрләрәмә, Азалак, Нөркәй, Юлтимер авылыннан җыр-моң сөюче балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бәйге әзерлекле булуы белән аерылып торды. Балаларның потенциаллары зур, сәхнә киемнәре сайланган.Үзләрен сәхнәдә  иркен тоталар, һәр номерны бөтен күңелләрен биреп, самимилек һәм осталык белән башкарулары жюрины  битараф калдырмады. Балаларның  халык уен коралларында уйнап чыгыш ясаулары бәйгегә ямь өстәде. Сәхнәдәге һәр уңышлы чыгыш-балаларның  һәм остазларның, ата-аналарның тырышлыгы нәтиҗәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International