Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 10 февраль көнне Сарман үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре Сарман гимназиясенең 3 «А» сыйныф укучылары өчен «Велик и могуч русский язык» дип исемләнгән танып – белү уен чарасы үткәрделәр. Чара башында балаларга кыскача рус теле тарихы, туган телгә сакчыл караш, рус телен даими өйрәнү кирәклеге турында сөйләделәр. Укучыларга чараның уен өлеше аеруча ошады, анда алар үзләренең рус теле буенча белемнәрен күрсәттеләр. Балаларны ике командага бүлеп, аларга рус халык иҗаты буенча биремнәр бирелде һәм шунда аларның иҗади сәләтләре, зирәклекләре, күп белүләре ачыкланды. Китапханәчеләр, аларга дөрес җаваплар өчен, смайликлар биреп бардылар. Чара ахырында смайликлар саны буенча җиңүчеләр ачыкланды. Бу чара балаларның рус теле буенча белемнәрен тагын да арттырыр дип ышанабыз.