"Җәлил гимназиясе"ндә профориентация эше

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

2021нче елның 11нче февралендә "Җәлил гимназиясе"ндә профориентация эше үткәрелде. Азнакай политехника техникумы вәкилләре 9 нчы сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрделәр. Алар уку йортында булган кадрлар әзерләү юнәлешләре, тулай торакта яшәү һәм көнкүреш шартлары белән таныштырдылар. Балалар үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр.Әңгәмә бик җылы шартларда узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International