Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Мортыштамак авылында «Мәрьям һәм Шәмсия Галләмоваларның иҗат һәм тормыш юллары» дип исемләнгән районара чара үтте. Ул Сарман районы Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее, Мортыштамак авылы тарихы музее һәм Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф бүлеге белән берлектә үткәрелде. Әлеге беренче "Туган тел" дәреслекләрен эшләүче, педагоглар Мәрьям һәм Шәмсия Галләмоваларны искә алу кичәсендә районыбызның һәм Тукай районының татар теле укытучылары, методистлар, районыбыз һәм Тукай районы Иске Абдул авылы “Гиндукуш” музее хезмәткәрләре, укучылар катнашты. Мәрьям һәм Шәмсия Галләмоваларның иҗат һәм тормыш юллары хакындагы чыгышлар туган телебезгә багышланган шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Шулай ук Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее фондыннан Мәрьям Галләмованың дәреслекләре, методик эшләнмәләре күргәзмәсе эшләде. Мәрьям һәм Шәмсия Галләмовалар укыган Мортыштамак авылының тарих музеенда экскурсия узды. Кичә бөек Тукаебызның “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.